Таң атканда уйланам,
Чишмә акканда моңланам.
Зәңгәр күктә ай чыкканда
Мин йолдызың булып янам.

Биек тауга менимме?
Диңгез суына керимме?
Дусларга барсын сөйлимме?
Үзем генә белимме?

Синең өчен мин
Тауга менәм, суга керәм.
Җаным, бәгърем, иркәм дип кенә
Мин сине сөям!

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста