Мин мөгаен бүгенгедәй
Бәхетле була алмам.
Мондый сөйләшү белән
Бер кайда да баралмам.

Сөйләшүем сөйләү түгел
Һәр бер сүздә сүгенү,
Өч сүзнең дә берсендә
Була минем сегелү.

Сүгенмичә сөйләшүне
Оныттым мин күптәннән.
Онытмасам сөйләр идем
Матур итеп бүген дә.

Баралмасам, торырмын мин
Бер урында таптанып.
Әллә инде карармын мин
Башкаларның барганын.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста