Каян килеп чыгалар соң.
Шундый алдакчы кызлар.
Бар нәрсәне алдалыйлар
Кызармыйлар, нитмиләр.

Ярар инде алдасаң син,
Алда инде шәп итеп.
Булыр булмас алдавыңа,
Ышанмый бит бер кемдә!

Алдавыңа ышанмыйм шул
Алдый белмисең бердә.
Гел мине алдалап
Ышана дип уйлыйсың.

Алдый белмисең шул,
Алдау синең эш түгел.
Ташла зинһар бу эшеңне
Син бит андый кыз түгел.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста