БА
Билгесез автор
29 октябрь, 2014 ел

“көзге бал” бәйрәме

1 алып баручы: Хәерле кич, дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

2 алып баручы:
Борын заманнарда бер авыл агаеннан
- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?
- дип сораганнар.
Ул, һич тә аптырамыйча:
- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,
- дип җавап биргән.
Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал” бәйрәменә җыйналдык.

1 алып баручы:
Хуш киләсең, әйдә, алтын көзем,
Көтеп алдык кыш, яз, җәй аша
Безнең язмыш, килер язмышларга
Шундый көзләр аша тоташа.

Бергэ: Козге балны башлап жибэрэбез!

2 алып баручы: Бәйрәмебезне башлап җибәру өчен сүзне 9 сыйныф егетлэренэ бирәбез. Каршы алыгыз!

1 алып баручы: Рэхмэт ! Хәзер бирегә Козге бал бэйрэменэ узлэрен сынарга дип килгэн 4 парны чакырабыз. Рэхим итегез!

2 алып баручы: Безнен парларыбыз:

Буген парлар узара ярышырлар, сынашырлар, э аларны жюри эгъзалаы бэялэр. Жюри булырга 3 кешене чакырабыз. Бэялэу тэртибе кэгазьлэрдэ анлатылган.

1 алып баручы: парлар очен беренче конкурс- без, тэкъдим итэрбез, жырлыйбыз, биибез, каршы килмэгез, кул чабу, рэхмэт эйту, гузэл пар суз хэм сузтезмэлэрен кулланып 4юллык шигырь чыгару. Парларны эзерлэнергэ жибэрэбез, э шул вакытта сезнен очен 10 сыйныф укучылары чыгыш ясый.

2 алып баручы : Рэхмэт! Катнашучыларны бирегэ дэшэбез! Хэм сузне сезгэ бирэбез! Э жюр уз чиратында хэр конкурсны бэялэп бара, баллар куя.

1 алып баручы: икенче конкурс- Яшелчэ белэн бию. Хэрбер пар бирелгэн музыкага алма белэн бию биергэ тиеш. Алма ике мангай арасына куела. Кемнен алмасы тошеп китэ, яисэ кул белэн тотыла- уеннан тошеп бара. Уенны башлыйбыз. (Звучит медленная, цыганская, татарская мелодии).

2 алып баручы: Э хэзер парларыбыз эзрэк ял итеп алганда, Көз көне туган кешеләрне бирегә чакырабыз(сент, окт, нояб)...хэм бер рэткэ тезелеп басуыгызны сорыйбыз.

Менә бу ящикка зур приз салынган, Ящик эчендә нәрсә булганлыгын белсәгез, приз сезгә булачак.

1 алып баручы: Парларны бирегэ чакырабыз! Парларыбыз очен 3 нче конкурс- “биюче чэчен урэм”. Кызлар урындыкка утыра, э егетлэр уз парларынын артына баса.

Кызлар башта:
-кулларын биетэ
-аяклаын
-башын
-хэм ботен гэудэсен утырган килеш биетэ, э егетлэр, уз чиратында, биюче кызларнын чэчен урэ. Кем беренче матур итеп уреп бетерэ - шул жинуче

2 алып баручы: Чукрак телефон уенын уйнамаган кеше юктыр. 4 нче конкурс: парлар бер рэткэ тезелеп баса хэм беренче парнын беренче кешесе, янында торучы икенче кешенен колагына коз темасына кагылышлы бер суз эйтэ. Ин ахырда торучы кеше беренче катнашучы эйткэн сузне дорес итеп ишетергэ тиеш. Хэрбер эйткэн суздэн сон ахыргы торучы кеше алга барып баса хэм узенен сузен эйтэ. Дорес ишетелмэгэн суз- 0 балл, дорес ишетэ алсагыз, командага 5 балл остэлэ дигэн суз. Башладык!

1 алып баручы:
Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор, карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.

Безнен Килэсе конкурс “Кем тизрэк?” дип атала. Хэрбер парга урындык остендэ тэлинкэдэ бер алма бирелэ. Кайсы пар кул белэн тотмыйча гына тизрэк алманы ашап бетерэ- шул жинуче. (музыка)

2 алып баручы: Сезнең каршыгызда - 8 класс укучылары чыгыш ясый

2 алып баручы:
Бүген - көз бәйрәме
Яфракларны күр әле:
Алтын төскә кергәннәр,
Бар дөньяны күмгәннәр!
Җил чыкканда шаулашалар,
Оча-оча уйнашалар,
Һавада әйләнәләр
Һәм җиргә сибеләләр...

Дуслар, безнен матур козге бал бэйрэменэ кемдер житми шикелле буген?? Кем сон ул? Эйтеп карыйк??

Сомбелэ керэ:
Нинди матурлык! Көз – табигатьнең иң гүзәл мизгеледер бу! Күрегез әле! Безнең тәрәзә каршындагы миләш агачы кызгылт “күлмәген” кигән, ә аның янәшәсендәге каен алтын-сары төскә кергән.

2 алып баручы: Сомбелэ, кем сон син, сойлэп китче узен турында!

Сомбелэ: Сомбелэ бэйрэме кон белэн тон тигезлэшкэндэ, доресерэге 22 сентэбердэ бэйрэм ителгэн. Ул вакытта инде ботен урып –жыю эшлэре тэмамлана, козге чэчу дэ ахырына якынлаша. Уныш келэтлэргэ, амбарларга тутырылып беткэч -бэйрэм килэ. .Бэйрэмнен хужабикэсе Сомбелэ алтын сары толымлы булан. Кызлар ана алтын сары башаклардан такыя уреп кидерткэннэр. Ил агалары Сомбелэне колтэлэр белэн бизэлгэн тэхетткэ утыртканнар. Кыскасы халык мэгънэле, матур итеп кунел ачкан. Бэйрэм иткэн. Без дэ буген сезнен белэн бергэлэшеп Сомбелэ бэрэмен уткэрэбез, кунел ачабыз.

Мин буген буш кул белэн килмэдем - сезгэ уеннар алып килдем. Мин хәзер бирегә 8, 9,10 нчы һәм 11 нче класслардан берәр укучы чакырам...

“Уземнеке - уземэ” уены уйнар очен Хэрбер катнашучыга койрык тагабыз. Сезнен максат- иптэшегезнен койрыгына басып озеп тошеру. Кемнен койрыгы жэрэхэтсез кала- шул җиңүче була.

Сомбелэ:
Җиргә төшә сары, ал яфраклар,
Көз җиткәнен алар белдерә.
Алтын көзең синең туган ягым,
Күңелемә якын, бер генә.

Эйдэгез, парларыбызны бирегэ чакырып козгэ кагылышлы табышмаклар чишеп карыйк але. Жюри эгъзалары, балларны жэллэмэгез!

1. Лампа түгел - яктырта.
Мич түгел җылыта. (Кояш.)
2. Аяксыз кулсыз капка ача. (Җил.)
3. Үскэндэ яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткэч, үзен ашыйлар.(Суган.)
4. Җир астында алтын казык.(Кишер.)
5. Йөз кат кием барысы да төймәсез.(Кәбестә.)
6. «Алма!»- дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул балалар? (Алма)
7. Озын, яшел- түтәлдә,
Сары, тозлы кисмәктә. (Кыяр)
8.Табак, табак эчендэ кибет, кибет эчендэ 2 мен егет (конбагыш)

1 алып баручы: Рэхмэт сина, Сомбелэ, килгэнен очен, кызыклы уеннарын очен!

Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул Сөмбелә.
Бөтен җирне нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә.

(Сомбелэ башын иеп,рэхмэтен белдереп чыгып китэ)

Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.
Үз муллыгы белән көзләр килде,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

2 алып баручы: Көз! Син – мәрхәмәтле, тылсымчы, үзеңнең матур төсле буяуларың белән барлык табигать хазинәләрең – төрле төсле яфракларың, чәчкәләрең белән бизәлгән, өстәлләрдә синең уңышларың: җиләк-җимеш, яшелчәләр. Кемнәр генә сокланмас бу уңышларга!

2 алып баручы:
Басуларың инде бушап калган
Икмәкләре кергән амбарга.
Алтын көзем, ямансулый алмыйм
Юксына да алмыйм син барда.

1 алып баручы: Сүзне 11 нче класс укучыларына бирәбез.

2 алып баручы:
Һәркайда да муллык, сөенеч
Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
Кара көз дип сиңа беркем әйтмәс
Кочагында муллык, байлыклар.

Хөрмәтле дуслар, сонгы конкурсны уткэру очен парларыбызны бирегэ чакырабыз! Конкурснын исеме “бэхет сынау”. Остэлдэ 5 йомырка. Кызлар бер йомырканы алып егетлэренен башына бэреп ватырга тиеш. Уеныбыз БЭхет сынау дип атала, чонки Йомырканын берсе- чи. Кемгэ чие элэгэ- пычранып кына калмый,баллсыз да кала дигэн суз. Башлый беренче пар!

2 алып баручы: Дуслар! Парларнын барысы да бэхетле булып чыкты! Хэзер сузне йомгаклау очен жюрига бирер алдыннан 9 сыйныф малайларын жырлатып алабыз!

жюри

2 алып баручы: Бәйрәмгә әзерләгән махсус программабыз шунын белэн тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.Ә хәзер бәйрәм дискотекасы. Рәхим итегез, дуслар!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2910142092
17
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез