БА
Билгесез автор
16 ноябрь, 2014 ел

Хуш килэсен, яна ел! яна ел бэйрэмен уткэру эчен сценар

Корбан Р. ХУШ КИЛЭСЕН, ЯНА ЕЛ!: Яна ел бэйрэмен уткэру очен сценарий // Хуш килэсен, Яна ел!: (Бэйрэм тамашалары). - Казан: Печатный двор, 2002. -Б.50-60 - (Новый год).
ХУШ КИЛЭСЕН, ЯНА ЕЛ! ( "Новый год")
Рафис Корбан
Яна ел бэйрэмен уткэру эчен сценарий
Катнашалар:
Егет
Куян
Кыз
Кыш бабай
Кар кызы
Шурале
Убырлы
Балалар
Егет. Исэнмесез, балалар!
Кыз.
Яна ел белэн сезне!
Яна ел котлы булсын!
Егет. Бэхетлэр елы булсын!
Кыз. Шатлыклар елы булсын!
Егет. Кырларда иген унсын,
Амбарлар тулып торсын!
Кыз. Табыннары мул булсын,
Бэрэкэтле ел булсын!
Егет. Ап-ак мамык карлар ява
Акка тереп доньяны.
Буген безне уз янына
Яшел чыршы жыйнады.
Кыз. Бар табигатъ ап-ак кардан
Калын юрган ябына.
Э без килдек бергэлэшеп
Яшел чыршы янына.
Егет. Без жыйналдык буген монда
Яна ел бэйрэменэ.
Яшел чыршы тирэсендэ
Жыр жырлап эйлэнергэ.
Кыз. Туктале, (исеме), безнен бэйрэмебез тугэрэк булсын эчен кемнэрдер житми бит. Эйеме, балалар?
Егет. Эйе шул. Э кем житми? Ягез эле, бергэлэп искэ тэшерик.
Бергэ. Кыш бабай hэм Кар кызы!
Кыз. Кайда йерилэр икэн сон алар? Узлэрен кургэн-белгэн кеше юкмы? (Балалардан сорашалар, алар жавап бирэ.)
Егет. Бая Кыш бабай белэн телефоннан сойлэштем. Юлга чыктык, хэзер килеп житэбез, кетегез, диде.
Кыз. Шулаймыни?! Алайса, берни эшлэр hэл дэ юк, котэргэ туры килэ. Э алар килгэнче, эйдэгез, чыршы тирэли жыр жырлап эйлэник.
Егет. Ягез эле, кулларны тотышыйк та бергэлэп жырлыйк.
Шагыйрь Hyp Баян шигыренэ Жэудэт Фэйзи ижат иткэн "Яшел чыршы" дигэн жырны башкарабыз.
"Яшел чыршы" жыры башкарыла.
Жыр бетугэ, уртага йегереп куян керэ. Кулында хат.
Куян. Уф! Кечкэ килеп життем.
Кыз. Ни булды, куянкай? Нидэн болай элсерэден?
Егет. Артыннан телке куды мэллэ?
Куян (чак тын алып). Ку-ку-кумады. Бик нык йегердем.
Кыз. Нигэ йегерден? Кемнэн качтын?
Куян. Тизрэк килеп житим дип ашыктым. Мине Кыш бабай белэн Кар кызы жибэрде. Менэ шушы хатны сезгэ тапшырырга куштылар. (Конвертын егеткэ бирэ.)
Егет. Яле, яле, нинди хат икэн ул? (Ачып укый.) "Исэнмесез, балалар. Без юлда бэлагэ тарыдык, Убырлы hэм Шурэле тозагына элэктек. Сезгэ куян аша табышмаклар жибэрэбез. Эгэр шуларга дерес жаваплар язып, кире жибэрсэгез, Убырлы hэм Шурэле безне азат итэчэклэр. Кыш бабай hэм Кар кызы".
Кыз. Менэ кайгы, менэ бэла. Нишлэргэ инде?
Егет. Ничек инде нишлэргэ?! Табышмакларга жавап язып жибэрегез, дигэннэр бит. Язабызмы, балалар? Табышмакларны чишэбезме?
Балалар жавап бирэ.
Кыз. Яле, нинди табышмаклар ул? (Укый.)
Елга ул тик бер килэ.
Ул килсэ, жир гор килэ.
Яшел Чыршы эйлэнэ
Якты заллар куренэ.
Егет. Нэрсэ икэн сон бу елга бер генэ тапкыр килэ торган? Яле, балалар, уйлап карыйк эле.
Балалар. Яна ел!
Кыз. Дерес! Яна ел. Куянкай, син жавапларны язып бар.
Кэгазь, калэм бирэлэр, куян яза.
Егет. Менэ икенче табышмак:
Килэ бары кыш житкэч,
Иске ел утеп киткэч.
Yзe белэн hэрвакыт
Яна ел алып килэ.
Булэк тулы капчыгын
Иненэ салып килэ.
Кыз. Монысы кем була сон инде?
Балалар. Кыш бабай!
Кыз. Дерес. Кыш бабай шул. Монысын да язып куй, куянкай. Эченче табышмакны да укып карыйк инде.
Кыш бабайнын юлдашы,
Анын белэн гел бергэ.
Шуна аны жэй коне
Мэмкин тугел курергэ.
Жэй кене ул бетенлэй
Мэмкин хэтта эрергэ,
Суга эверелергэ.
Егет. Монысын да белэбез, эйе бит, балалар. Монысы Кар кызы була. Яле, дуртенче табышмакны укып карыйк.
Яши дилэр урманда,
Кемнен дэ юк кургэне.
Былтыр гына кургэн ди.
Анын аты - ...
Балалар. Шурале!
Кыз. Дерес! Шурале!
Егет. Тагын бер генэ табышмак калды.
Бер карчык яши
Кара урманда.
Ничек курыкмый
Яши ул анда?
Анын узеннэн
Курсэн, куркырлык.
Куркыныч карчык
Була - ...
Балалар. Убырлы!
Кыз. Дерес! Убырлы карчык була монысы! "Йэ, куянкай, язып куйдынмы? Менэ булды, биш табышмакка да жавап таптык. Йэ, куянкай, йегер, тапшыр жавапларны Убырлы белэн Шуралегэ.
Куян. Йегердем! (Китэ).
Егет. Э без, балалар, Кыш бабай белэн Кар кызы килеп житкэнче чыршы тирэсендэ тагын жырлап, биеп алыйк. Ягез эле, нинди жыр жырлыйбыз? Яна ел турындамы?
Берэр Яна ел жыры жырлап чыршы тирэли эйлэнэлэр. Куян да килеп житэ.
Кыз. У-у! Куян килеп тэ житте! Йэ, куянкай, тапшырдынмы безнен жавапларны?
Куян. Тапшырдым. Дерес жавап биргэнсез. Убырлы белэн Шурэле Кыш бабай белэн Кар кызын жибэрергэ мэжбур булдылар. Мин тизрэк шул хакта сезгэ житкерергэ дип йегердем. Кыш бабай белэн Кар кызын каршы алырга кирэк.
Егет. Бик эйбэт. Эйдэгез, балалар. Чакырыйк Кыш бабай белэн Кар кызын.
Кыз. Ягез эле, бергэлэп, бер, ике, эч. Кыш бабай! Кар кызы!
Егет. Куренмилэр. Ягез эле, тагын бер тапкыр.
Бергэлэп. Кыш бабай! Кар кызы!
Кыш бабай hэм Кар кызы булып киенгэн Шурэле hэм Убырлы керэлэр.
Кыз. Менэ килделэр! Исэнмесез, Кыш бабай!
Егет. Исэнмесез, Кар кызы!
Шурэле. Исэнмесез, пэри балалары!
Убырлы (анын жинен тарта). Исэнмесез, нэни дусларым. Исегез китмэсен, шулай шаяртырга ярата инде ул безнен Кыш бабай. (Балалар исэнлэшэ.)
Кыз. Хуш килдегез, Кыш бабай!
Хуш килдегез, Кар кызы!
Сезне озак кеттек без,
Бик сагынып беттек без.
Шурэле. Сезнен янга килгэндэ
Тарыдык без бэлагэ. -
Убырлы hэм Шурале
Корган явыз хэйлэгэ.
Убырлы.
Сезгэ, дуслар, зур рэхмэт!
Бик тапкырлар икэнсез.
Бетен табышмакларга
Дерес жавап биргэнсез.
Егет. Балалар тырыштылар инде, Кар кызы. Сездэн башка нинди Яна ел бэйрэме булсын ди инде?!
Шурале. Нэрсэ, эллэ сез белмисезме?
Кыз. Нэрсэне?
Убырлы. Ничек нэрсэне? Быел Яна ел булмый ди бит. Сезгэ шуны эйтергэ ашыкканда Шурале белэн Убырлы элэктерде бит инде безне.
Егет. Ничек инде булмасын?! Иске елнын коннэре бетеп бара бит. (Яки, "бетте бит", кайсы конне уткэрелугэ карап.)
Шурале. Бетмэде. Буген менэ ничэсе?
Балалар (нинди кон булуга карап жавап бирэлэр). Утызы!
Шурале. Иртэгэ утыз бере! Шулаймы?
Балалар. Шулай.
Шурале. Аннары утыз икесе, утыз эче, утыз дурте.
Кыз. Алай булмый ул, Кыш бабай. Декабрь ае утыз береннэн генэ килэ. Аннары гыйнвар ае башлана. Э беренче гыйнвар - Яна елнын беренче кене! Эйе бит, балалар?!
Балалар. Эйе!
Егет (кызга исеме белэн). ... карале, болар эллэ Кыш бабай белэн Кар кызы тугел микэн? Кыш бабайнын итэк астында койрыгы куренэ.
Кыз. Кар кызынын да борыны кэп-кэкре. Нэкъ Убырлыныкы кебек.
Егет. Кыш бабай, нишлэп синен итэк астында койрык куренэ.
Убырлы. Эчтэн билен буган билбавы бит ул анын.
Егет. Кызык.
Кыз. Э синен борынын нидэн кэкре, Убырлыныкы кебек?
Шурале. Грузиядэ туган Кар кызы ул. Грузин кызларынын борыннары шундый була.
Кыз. Алай икэн... Балалар, э сез ни дисез? Чын Кыш бабай белэн Кар кызымы сон болар?
Балалар. Чын тугел! Шурале белэн Убырлы!
Егет. Шулай бугай шул. Эйдэгез без аларны тикшереп карыйк.
Кыз. Ничек итеп?
Егет. Ничекме? Менэ Чыршыбызнын утларын кабызып курсэтсеннэр.
Кыз. Эйе шул. Кыш бабай, яле, курсэт hенэренне. Кабыз эле Яшел Чыршыдагы жем-жем утларны.
Шурале. Утларнымы? (Убырлыга.) Карале, кызым, ничек кабызырга икэн монын утларын?
Убырлы. Ничек булсын, шырпы сызып! Балалар, кайсыгызда шырпы бар?
Балалар. Беребездэ дэ юк!
Кыз. Чыршы утларын кабызыр эчен тылсымлы сузлэр эйтергэ кирэк бит! Эллэ белмисезме, бабакай?
Шурале. Онытканмын шул. Картлык галэмэте, склероз. Эйтеп жибэр эле?
Егет. Анлашылды, бернинди дэ Кыш бабай да, Кар кызы да тугел, Шурале белэн Убырлы икэн болар! Балалар, тотыгыз узлэрен, жибэрмэгез.
Куян. Шурале белэн Убырлы шул алар. Мине куркытып, сезгэ эйтмэскэ куштылар. Кыш бабай белэн Кар кызынын киемнэрен салдырып узлэренэ киделэр. Э аларны Убырлы оендэ биклэп калдырдылар.
Шурале белэн Убырлыны тотып чишендерэлэр.
Егет. Ah, эле сез шундый явызлармыни?!
Шурале. Тимэгез мина. Минем гаебем юк. Энэ ул котыртты.
Убырлы. Алдашма. Узен гаепле. Син алдап керттен Кыш бабайны минем ойгэ.
Кыз. Ярар, дуслар, бу ике алдакчы узара сугыша торсыннар, э без Кыш бабай белэн Кар кызын коткарырга Кеше жибэрик.
Куян. Узем барам. Узем алып килэм мин аларны. Убырлынын ое кайда икэнен мин яхшы белэм.
Егет. Ярар, бар, йегер, куянкай. Сак бул, телке белэн бурегэ юлыга курмэ.
Куян. Юлыкмам. (Кыш бабай hэм Кар кызынын киемнэрен алып китэ.)
Кыз. Э бу ике явызга жэза бирергэ кирэк. Нинди жэза бирик икэн сон?
Егет. Биетергэ кирэк аларны. Яна ел килми дип кеше алдалап йермэсеннэр. Бу Яна ел бэйрэме хэтерлэрендэ мэнге калырлык булсын - хэлдэн таеп егылганчы биесеннэр!
Кыз. Эйе шул! Яле, музыка! (Бию кое янгырый.)
Егет. Эйдэ, биегез! Сез дэ биегез, балалар. Ботенебез дэ биибез. Эйдэгез. (Кумэк бию. Шурале белэн Убырлы бераздан хэлдэн таеп егылалар.)
Шурале. Уф, уф! Арыдым. Кызганыгыз, бутэн алдашмас идем.
Убырлы. Аякларымнын хэле калмады. Кызганыгыз мине дэ.
Егет. Э-э, шулаймыни?! Бутэн алдашмыйсызмы?
Шурале. Кызганыгыз.
Убырлы. Кызганыгыз.
Шурале. Алдашмас идем.
Убырлы. Берэугэ дэ имэс идем.
Кыз. Балалар, нишлибез? Кызганабызмы узлэрен?
Балалар. Кызганабыз.
Егет. Жибэрикме аларны?
Балалар. Китсеннэр.
Кыз. Ишеттегезме? Балалар сезне жибэрик, ди. Барыгыз, Кыш бабай белэн Кар кызы куренгэлэгэнче китеп котылыгыз. Югыйсэ, алар килгэч, сезгэ алардан да элэгуе момкин.
Шурале. Рэхмэт.
Убырлы. Рэхмэт.
Кыз. Исэн булыгыз. Озак яшэгез.
Егет. Яна ел белэн сезне! Яна ел котлы булсын!
Шурале. Сезне дэ!
Убырлы. Яна ел бэхет алып килсен! (Китэлэр.)
Кыз. Рэхмэт.
Егет. Йэ, балалар, э хэзер, эйдэгез, чын Кыш бабай белэн Кар кызын каршы алырга эзерлэник.
Музыка янгырый. Куян, Кыш бабай, Кар кызы куренэ.
Куян. Килеп життек.
Егет. Исэнмесез, Кыш бабай!
Кыз. Исэнмесез, Кар кызы!
Егет. Исэн-саумы, бабакай?!
Сезне сагынып коттек без.
Кыш бабай.
Сезнен белэн очрашуга
Кочкэ килеп життек без.
Кар кызы.
Кайда эле узлэре -
Убырлы hэм Шурале?
Качтылар безне алдап -
Олгерми калдык анлап.
Кыз.
Жэзасын алды алар,
Келкегэ калды алар.
Кыш бабай.
Ярар инде алайса,
Буген бэйрэм лэбаса!
Онытыйк борчуларны,
Бэйрэм итик булмаса!
Кар кызы.
Бетен кеше ашкынып,
Сагынып коткэн бэйрэм бу!
Кешелэргэ Яна ел
Алып килгэн бэйрэм бу!
Котлы булсын Яна ел!
Бэйрэм булсын мобарэк!
Тотышыгыз кулга кул,
Ясап бэйлэм-тугэрэк.
Жырлап-биеп эйлэник
Яшел Чыршы тирэли.
Безнен белэн бэйрэм ит,
Син дэ, куян, кил эле!
Егет:
Тукта, тукта, Кар кызы,
Оныттык без бер эшне.
Балкып торырга тиеш
Безнен Чыршы бу кичне!
Вакыт житте, Кыш бабай,
Кабыз Чыршы утларын.
Жем-жем итеп балкысын
Нурга тереп Жир шарын!
Кыш бабай.
Яшел Чыршы, бизэнеп
Быел тагын килгэнсен.
Синсез бэйрэм кунелсез
Булыр иде, белэмсен?
Жырлап-биеп тирэндэ
Эйлэн-бэйлэн уйнарга
Курэсенме, никадэр
Нэни дустын жыйналган?!
Бизэклэрен тагын да
Матуррак балкысын,
Сэйлэннэрен нур сипсен,
Жем-жем утлар кабынсын!
Чыршыда утлар кабына.
Чыршы.
Рэхмэт, Кыш бабай!
Тылсымын кочле.
Бер ел кеттем мин
Сихри бу кичне.
Яктырак балкып
Янасым килэ!
Сезгэ зур бэйрэм
Ясыйсым килэ!
Жырла, биегез,
Уйна, келегез!
Жырлар конегез,
Уйнар конегез.
Туйганчы уйнап
Кунел ачыгыз.
Егет:
Бэхетле булсын
Бала чагыгыз!
Рэхмэт, Чыршыкай!
Рэхмэт, Кыш бабай!
Жырларга оста
Барча кыз-малай!
Куллар тотыштык,
Дуслар, эйдэле,
Чыршы тирэли
Жырлап эйлэник.
Чыршы тирэли жырлап эйлэнэлэр.
Егет. Кыш бабай, балаларнын Сез биегэнне дэ курэсе килэ . Бер биеп аласыз мэллэ?
Кыш бабай. Була ул. Шундый кондэ нишлэп эле бер биеп
тэ калмаска?! Яле, музыка!
Бию кое янгырый. Кыш бабай, Кар кызы биилэр.
Кыз. Булдырдыгыз, молодцы! Афэрин!
Егет. Балалар, э хэзер, эйдэгез, Кыш бабайга узебез яттан белгэн шигырьлэребезне сойлэп курсэтэбезме? Йэ, кем башлый?
Балалар берэм-берэм шигырь сойли.
Кыш бабай. Бик эйбэт! Яле менэ шунын очен булэк бирим узегезгэ. (Капчыгыннан чыгарып булэклэр олэшэ.)
Егет. Балалар, тунмадыгызмы? Э хэзер, эйдэгез, берэр уен
уйнап, жылынып алабыз.
Кар кызы. Дуслар, бугенге бэйрэм очен Кыш бабай белэн без махсус уен эзерлэдек.Эйдэгез, шуны уйныйбыз.
Кыз. Элбэттэ! Нинди уен ул?
Кар кызы (уенны анлата. Ватман кэгазеннэн алдан ясалган чыршы хэм йолдыз рэсемнэрен чыгара). Кузне бэйлэгэн килеш менэ шушы йолдызны чыршынын очына ябыштырып куярга кирэк. Туры китергэн балага Кыш бабайдан булэк! Йэ, кайсыгыз булдыра?
Балалар уйный.
Кыш бабай. Э хэзер икенче бер уен уйнап карыйк. (Капчыгыннан биш-алты уенчык чыгарып, алдан хэзерлэнгэн
остэлгэ куя. Бер баланы чакырып чыгара.) Менэ шушы уенчыкларны карап кал. Кузенне бэйлибез дэ уенчыкларнын берсен алып куябыз. Кайсы уенчык юклыгын эйтеп бирсэн, ул синеке. (Берничэ бала белэн уйнап алырга була. Уенчыкларнын урыннарын алыштырып куеп уйнасан да ярый.)
Кыш бабай. Вакыт дигэнен, хай, сизелми дэ уза! Инде саубуллашыр чак та житкэн икэн.
Кыз. Китэсез дэмени инде, Кыш бабай?
Кыш бабай. Вакыт инде, дусларым. Безне башка жирлэрдэ дэ котэлэр.
Егет. Шулайдыр шул.
Кыш бабай.
Сезнен белэн кунелле
Булды безгэ дэ.
Бэхетлэр генэ телим
hэммэгезгэ дэ.
Сукты китер сэгатьлэр,
Хушыгыз инде.
Яна шатлыклар алып
Яна ел килде.
Яна елнын таннары
Гел аяз тусын.
Ул тарихка бэхет елы
Булып язылсын!
Кар кызы.
Сау булыгыз! Бугенгедэй
хэрчак булыгыз колэч.
Курешербез Яна елда
Тагын да бер ел уткэч.
Кыш бабай hэм Кар кызы китэлэр.
Барысы бергэ. Хушыгыз, Кыш бабай! Сау булыгыз, Кар кызы!
Егет. Э без, балалар, Кыш бабай hэм Кар кызы китте дип, кунелсезлэнмик эле. Бэйрэмебез дэвам итэ
Яңа ел
Уникаль идентификатор: 1611142095
11
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез