БА
Билгесез автор
21 декабрь, 2014 ел

Яңа ел тамашасы

1 Әби. Алла, абау җаным кая килеп чыктык без? Чыршы да бизәп куйганнар. Болар нишләп утыра монда?
2 әби. Нишлисең инде шушы мәктәпнең директоры Илгиз чакырды бит безне бирегә. Хәзер икәү яңа ел алып барабыз.
1 әби. Шулай шул, үпкәләмә ахирәт хәтерләр шул кадәрле начарайды. Барысын да тиз онытам.
2 әби. Үзеңә кирәклесен онытмыйсың син. Әллә кайчангы әҗәтләрне сорап тилмертәсең. Я, ярар әйдә яңа ел бәйрәмен башлап җибәрик
1 әби. Хөрмәтле дуслар, исәнмесез! Яңа ел белән сезне!
2 әби. Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар килеп баса.
1 әби. Яңа ел диюгә – уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай, Кар кызы күз алдына килә.
2 әби. Әйдәгез сүзне балаларга бирәбез
Җыр._______________________
1 әби. Ахирәтем , җаным беләсеңме мин бит хәзер интернетта бик каты утырам.
2 әби. Кайда утырасың? Интернатта торам дисенме?
1 әби. Нинди интернат, ин-тер-нет дим, интернет! Минем олы улымның малае дәү кеше бит. Шул алып бирде. Нәрсә генә юк анда?
2 әби. Нәрсә бар инде я, барысын белгәч ахырзаман җитү инде бу ахырзаман.
1 әби. Менә бер көнне шулай утырам малай гороскоп дигән нәрсәгә килеп чыктым. Анда язылганнарны укып шаккаттым. Менә язып та алдым. Куян елына әнә нәрсәләр генә язылмаган.
2 әби. Укыр идем дә күзлек калган. Әйдә булмаса бии торсыннар, без тиз генә өйгә кайтып килик.
Бию.
2 әби. Абау, абау ахирәт син әллә нәрсәләр беләсең икән. Быел нәрсә елы соң?
1әби. Шуны да белмәскә. Куян елы. Менә нәрсә көтә безне тыңлап тор.
2 әби. Менә син әй. Безнең артистлар арасында да куян елында туучылар бар бит. Әйдәгез сүзне аларга бирик.
Куяннар җыры.
2 әби. Бездә яңа елны тулы өстәлләр, уен көлке белән үткәрәләр. Башка җирдә нишлиләр икән?
1 әби. Менә тыңлап тор син сорар дип бусын да алып килдем. Италиядә Яңа елда өйдәге барлык иске әйберләрне чыгарып ташлыйлар. Ә Венгрия, Германия, Австрия кебек илләрдә Яңа ел табынына кечкенә дуңгыз кыздырып куялар. Ул илләрдә дуңгыз иң бәхетле хайван санала. Ә өстәлгә кош ите кую тыела – бәхетебез очып китмәсен, янәсе.
Болгария – розалар иле. Бу илдә Яңа ел төнендә кешеләр бер-берсенә ачылыр-ачылмас роза чәчәге бүләк итәләр. Бу – мәхәббәтегез ел буе тулып торсын дигәнне аңлата.
2 әби. Әйе. Яңа ел безнең көтеп алган яраткан бәйрәмебез шул. Илләребез генә имин булсын. Бу җыр сезне Яңа елның соңгы көннәренә кадәр сихри моңга күмеп, күңелләрегезне моң белән бизәсен.
Җыр.
1 Әби. Карале ахирәт, бу мәктәптәге 9 класс укучылары Яңа елны каршыларга Лапландиягә китәләр ди. Шуның өчен бию дә өйрәнгәннәр ди булмаса шуларны карап китик.
Бию.
1 әби. Ахирәт, минем онык мәктәптән кайта да мәзәк сөйләп җибәрә.
2 әби. Каян өйрәнә соң аларны. Беркөнне минем улым да сөйләп маташа иде.
1 әби. Ник хәзер шундый дәрес керә ди. Менә тыңла әле.
- Илнур, сиңа мәктәпкә бару ошыймы?
- Ошый! Аннан кайту да ошый. Тик менә бару белән кайту арасындагы сәгатьләрне җенем сөйми.
Тагын берсе :
 Әнисе: - Менә сиңа яңа сумка алдык, улым, син шуны тутырып бишлеләр генә алып кайт.
Наил: - Ә китапларны кая салырмын?
 2 әби. Минем дә мондыйлары истә калган тыңла әле.
Математика дәресендә бер укучы кулы белән бер колагын каплап утыра икән. Моны күреп партадашы аңа:
  -Нигә колагыңны томаладың?-дигән.
  -Укытучы апа сөйләгәннәр колагымнан чыгып китмәсен өчен,-дип җавап биргән малай.
 -Укучылар, ни өчен кыш көне су бозга әйләнә? – дип сорый укытучы.
Шунда бер укучы:
-Мин беләм, тимераякта шуар өчен,-ди.
1 әби. Абау ахирәт без сөйләшеп алдагы номерны да истән чыгарганбыз.Сезнең өчен җырлый______________________________
2 әби. Карале ахирәт Гөлнур кибетенә алмалар, апельсиннәр, тәмле конфетлар кайткан. Авыл хатыннары бетергәнче тиз генә Яңа елга алып куйыйк ____________ җырлый торсын, озак тормабыз.
1 әби. Бәйрәм җитә. Кунаклар да килер. Өстәлгә нәрсәләр әзерләрмен дип борчылам.
2 әби. Хи, тапкансың кайгырыр нәрсә. Куян елы булгач өстәл уртасына кишер, кәбестә куясың.
1 әби. Әй синең белән сөйләшеп торам тагын. Гомерең буе кибет әйбере ашадың, коймак та пешерә белмисең ич син. Рәхимҗан бәгырең генә бик тәмле итеп кабартма, өчпочмак пешерә торган иде.
2 әби. Ярар. Мине сөйләп торма әле. Әйдә алдагы номерны тәгъдим итик. _______________________
 2 әби. Әй ,Чәчкә җаным син дә картайдың.
1 әби. Син үзеңне яшәрәм дип уйлыйсың мәллә? Кара әле яшь вакытта без биеп тә карый идек бит име. Нишләп кенә бетми идек.
2 әби. Ник әйдә биеп карыйк. Без кемнән ким. (Бииләр.)
1әби. Без монда биергә дип килмәдек, әйдә алдагы җырчыбызны каршы алыйк. ______________________
  2 әби. Мәтрүнә, Мәтрүнә кая югалды бу. Мине калдырып кая киткән икән. Нәрсә эшләргә җыена икән бу. Хәзер үк эзләп табарга кирәк. Ә сәхнәбездә җырлый ______________________
2 әби. Гомере буе качу ягын карап йөрде инде бу Мәтрүнә. Барлык авырлык миңа калды. Булмаса үземә алмашка пародия чакырыйк.
2 әби. Көчкә эзләп таптым әй. Бәйрәмебез ахырына җитте. Син юк та юк.
1 әби. Менә узып бара идем югары оч Фатыйма тотып алды. Яңа елда үзләрен чакыра. Көчкә калдырып киттем. Минем белән барам ди. Әйдә безгә китәр вакыт та җитте.Саубуллашыйк булмаса. Кадерле дусларыбыз ! Яңа елда бәхетегез тулып торсын, өстәлләрегез сый-хөрмәттән сыгылып торсын, мәхәббәтегез сүрелмәсен, сәламәт, көчле рухлы булыгыз.
Яңа ел
Уникаль идентификатор: 2112142103
9
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез