БА
Билгесез автор
23 декабрь, 2014 ел

Чыршы бәйрәме

Бәйрәмчә бизәлгән зал. Музыка астында Яңа ел костюмнары кигән балалар керә.Чыршы тирәли тезеләләр.

1.а.б. - Кадерле балалар, укытучылар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Бергә – бергә күңелле итеп бәйрәм итик. Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буена сезгә юлдаш булсын! Ә хәзер котлау өчен сүзне мәктәп директоры Ләйлә Назыймовнага бирәбез.

2.а.б. Алланып таңнарның алына
Нур бөркеп кешелек таңына.
Җыр булып тирбәлеп күңелдә
Кил безгә, Яңа ел, килбезгә!

1.а.б. Кояшлы көннәрнең җылысын
Бәхетнең, шатлыкның олысын,
Күтәреп көннәрнең иңендә
Кил безгә, Яңа ел, килбезгә!

2.а.б. Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,
Туган якны сагынып кыш килде;
Ак бүздәй йомшак кар белән
Җирне биләүләп төрде.

1а.б. Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,
Җитәкләгән күркәм бәйрәмне;
Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,
Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Балалар: Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Җыр._Сахбетдинова Лилиля

2а.б. Үсте чыршы урманда,
Шаулап торды ул анда.
Җәен дә, кышын да зифа,
Яшел тора һаман да.

1а.б. Хәзер чыршыбыз бизәнгән,
Муенсалар да элгән;
Безгә шундый матур бәйрәм,
Зур шатлык алып килгән.

2а.б. Исәнме, чыршы, исәнме,
Яңа ел килеп җитте;
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.

1а.б. Түгәрәккә җыелалар,
Басыйк дуслар тизрәк.
Әй яңа ел, өр-яңа ел,
Кил син безгә тизрәк.

2а.б. Яшел чыршы тезелешеп,
Әйләнәбез тирәңдә
Куанабыз Яңа елга,
Син кунакка килгәнгә.

Чыршы турында җыр.___Концерт номеры

Тавыш: - Коткарыгыз мине, коткарыгыз зинһар!

1а.б. - Ишетәсезме балалар? Каян килә икән бу тавыш?

Тавыш: - Монда мин, монда!

1а.б.( эзләнә күрми) – Кая, күрмим. (шешә күреп ала) Балалар бу нинди шешә икән? Белмисезме?

Балалар: - Юк, белмибез.

Тавыш: - Коткарыгыз мине!

1а.б. ( Куркып, колагын шешәгә куеп тыңлап карый, әйләнгәләп йөри, шешәне селкетә.)

Тавыш: - Ай-яй-яй! Кагылмагыз миңа, башым әйләнә.

1а.б. – Монда кемдер бар ахыры?

Тавыш: - Бар шул, зинһар өчен коткарыгыз!

1а.б. - Балалар, нишлибез, әллә ачыйкмы?

Балалар: - Ачыйк, ачыйк.

1а.б. (Шешә бөкесен ачып җибәрә, ут сүнә, ут кабынып китә, балалар каршына Хоттабыч килеп чыга.)

1а.б. – Кем соң син?

Хоттабыч: - Мин бөек Хоттабыч!!! Балалар, телисезме, мин сезгә фокуслар күрсәтәм.

1а.б. – Хоттабыч, син фокусчы булгач безгә ярдәм итә алмассыңмы?

Х-ч: - Нинди ярдәм?

1а.б. – Бүген бездә Яңа ел бәйрәме. Кар кызы килергә тиеш иде, нишләптер һаман күренми.

Х-ч: - Нинди соң ул? Х-ә-ә-ә-әзер булдырабыз аны.

1а.б.: - Улмы? Ул бик чибәр, бик матур...

Х-ч: - Ә белдем, белдем (Сихерли, музыка яңгырый, көнчыгыш гүзәле килеп чыга).

Каримова Гөлназ башкаруында көнчыгыш кызлары биюе

1а.б.: - Синең кызың бик чибәр, бик матур, ләкин бу безнең кызыбыз түгел. Безнең кызыбыз урманда яши.

Х-ч: - Урманда? Исеме ничек дидегез әле?

1а.б.: - Кар кызы.

Х-ч: - (читкә китеп) – Карт кыз? Урманда?! Э... Эх карт хәтер! Хәзер, хәзер аны баштан әйтмичә (сихерли).

/Убырлы карчык килеп керә/.

Х-ч: - Килеп җиттеңме? Сине монда бик көтәләр. Бәйрәмне синнән башка башламыйлар.

Убырлы: (кыланып) - Үз колакларыма ышанмыйм, рәхмәтләр яусын, сезгә балалар. Эх бер җырлап алыйм әле:

1. Юктыр әле күргәнең
Безнең убыр урманын.
Күрсәң иде пәриләрнең,
Бер елмаеп көлгәнен.
Эх, дускаем, кил әле,
Убырлыны күр әле.
Җырлап –биеп, уйнап-көлеп,
Рәхәтләрен күр әле.

2.Бармы синең күргәнең,
Минем кебек чибәрне.
Белсәң иде бер пәринең,
Үзәгемне өзгәнен.

Эх, дускаем, күр әле,
Менә-менә күр әле.
Рәхәтләнеп минем белән,
Бергәләп биик әле.

Убырлы: - Балалар, торыгыз,
Күңел ачу көнебез.
Татарча матур итеп,
Тыпырдатып биибез.

Күмәк бию. - ______________________________

/Балалар утыралар, А.б белән Х-ч сөйләшәләр, Убырлы алар янына килә/.

1а.б. : – Хоттабыч, кемне китердең син безгә?

Х-ч: - Ничек инде, кемне? Карт кызны.!

Убырлы: - Син сүзеңне уйлабырак әйт, карт җен! Мин бит..! Үзен белми! 100 еллап яши, кая 100, бер 300-400 еллар бардыр. Син әйдә Суык бабайны монда чакыр да, балаларның кәнфит ашыйсы килгән.Кәнфитләр белән чәй эчик тә, өйгә кайтыйк.

1а.б.: - Убырлы син нәрсә сөйлисең? Безнең бәйрәмгә ялгыш кына эләктең бит син. Безгә кар кызы кирәк иде. Хоттабыч карт кыз дип ишеткән.

Убырлы: - Ярар инде карт та карт. Мине куасыз инде. Ярар мин моны болай гына калдырмам әле!

/Убырлы үпкәләп чыгып китә/.

Х-ч: - Балалар сез мине гафу итегез инде. Бердә күргән юк иде ул кар кызын. Колакларым да начар ишетә. Хәзер тиз генә төзәтәм хатамны.(Сихерли.)
/Кар кызы керә, елый, кулында кечкенә Кыш бабай курчагы/.

1а.б.: - Нәрсә булды Карчәчәк?

Кар кызы: - Кыш бабай белән сезнең янга җыенган идек. Бергәләп чәй эчкән идек. Мин бер чынаяк эчкән идем, ә Кыш бабай 3не эчкән иде. Карагыз инде, нинди кечкенә калды.(Курчакны күрсәтә.) Нишләргә инде? (Елый.)

1а.б.: - Елама Карчәчәк, бүген Хоттабыч бабай бездә бәйрәмдә. Ул булышмый калмас.

Х-ч: - Хәзер без аны, бир әле Кыш бабайны. Безнең бүлмәдә суыткыч бар, шунда утыртып куйыйк әле. Зураер ул шунда. Бәйрәмгә дә өлгерер.

/Хоттабыч саубуллаша, чыгып китә/.

Кар кызы: - Рәхәт тә соң дуслар булганда. Шундый матур бәйрәмне бушка уздырмыйк әле. Якын дусларым бире очыгыз. Ак чәчәк кебек челтәрле карлар, җиргә төшегез

Кар бөртекләре биюе .- Башлангыч класс кызлары.

/Концерт номерлары/.

Кыш бабай тавышы: - Күпме утырырга була суыткычта? Бәйрәм бетә бит. Суыткычтан чыгырыгыз мине.

/Кыш бабай керә/.

К.б. – Исәнмесез, балалар, исәнмесез кунаклар. Яна ел белән сезне! Яңа ел сезгә яңа бәхетләр, яңа уңышлар алып килсен!

Яңа ел белән, дуслар тәбриклибез без сезне,
Күп шатлыклар алып килсен бүгенге бәйрәм көне.

1 бала: - Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире,
Кунак булып килер дип,
Күптән көттек без сине.

2 бала: - Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире.
Шатланышып, җыр белән
Каршылыйбыз без сине.

Кыш бабай турында җыр.__4кл._____________________

3 бала: - Бәйрәмебез син килгәч,
Матурланды тагын да.
Бик күңелле уйнавы,
Яшел чыршы янында.

4 бала: - Эй Кыш бабай, Кыш бабай,
Безнең сөйгән кунак син.
Ямьле үтсен кичәбез,
Безне көлдер, уйнат син.

1а.б.: Булган безнең балалар,
Шигырьләр күп беләләр.
Хәзер сезгә әйбәт итеп,
Шуны сөйләп бирерләр.

Шигырьләр сөйләү. – 1класс укучылары

2а.б.: - Кыш бабай! Кыш бабай!
Хәзер көйләр башлана,
Аларны син тыңлап кара.
Аннан үзең чыгарсың,
Биерсең, я җырларсың.

Бию:______________________________________________

2а.б.: - Кыш бабай, Кар кызы балалар сезгә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Хәзер сезгә вакыт җитте.

/Кар кыз шигырь сөйли/.

Кар кызы: Яңа ел да җитә инде,
Яңа ел җитә.
Безнең якка моңсу карап,
Иске ел китә.
Яңа елда һәрбер җанга
Бәхет кагылсын!
Яңа елда ышанычлы
Дуслар табылсын!
Борчулары, шатлыклары –
Барысы да булсын.
Борчулары онытылсын,
Шатлыгы калсын!
Яңа ел да җитә инде,
Яңа ел җитә.
Безнең якка моңсу карап,
Иске ел китә.

Кыш бабай: - Әй музыкантлар, уйнагыз,
Җитезерәк көйләрне.
Әйдә биик бергәләп,
Тыпырдатып идәнне.

/Кыш бабай белән Кар кызы биюе/.

Кыш бабай: - Бик уңганнар бу балалар, уйныйлар да, бииләр дә, җырлыйлар да, бар нәрсәгә оста. Мондый балаларны күргәнем юк иде әле. Кая әле, капчыгымнан күчтәнәч алып бирим.

1а.б.: – Кыш бабай, син безгә капчык белән килмәдең бит.

Кыш бабай: - Карчәчәк, капчыкны онытып калдырганмын бит. Син балалар янында калып тор, мин хәзер тиз әйләнеп киләм. /Чыгып китә/.

/Җырлый –җырлый Бичура белән Убырлы Кыш бабайның капчыгын асып керәләр/.

Мин Бичура, син Убырлы,
Убырлы һәм Бичура.
Җыен ачык авызларны,
Кызык итәбез, ха-ха-ха.

Бичура: - Кызык итик, ачык авыз,
Кыш бабайны, мин әйтәм.

Убырлы: - Икенче елга хәтле эзләсә дә, капчыгын таба алмый ул хәзер.

Бичура: - /Капчыкны ачып/. Убырлы дим, кара әле, күпме конфет салган капчыгына. Хәзер килосы 250 сум тора бит аның.

Убырлы: - Булса булыр, бик әйбәт, безнең акчага алынма-ган. Хәзер бергәләп авыз итәрбез әле ул конфетлардан.

Бичура: - Кара әле, Убырлы, коры конфет ашап утырып булмас инде, тәк тә ике тешем генә калды. Кухнядан самовар белән чәйне алып кер әле.

/Убырлы чыга/.

Бичура: - Нәрсә ди, бергә ашап бетерәбез диме? Ашамый тор әле! Мин ахмак түгел сиңа, капчыгы белән конфет

ашатырга. Бары да үземә була. Хәзер мин аны кызык итәм. Йоклата торган бер эчемлек бар миндә. 1-2 тамчы шуны тамызсам, мәмрәп йоклап китәр. Әстәгафирулла, тәүбә, тьфу-тьфу.

/Убырлы керә/.

Убырлы: - Менә кайнап чыкты самовар, кара әле, өстәлдә варенье калды, алып кер әле шуны.

/Бичура чыга/.

Убырлы: - Капчык, капчык, нишләп соң әле мин капчыкны аның белән бүләргә тиеш. Юк бу хәтле конфет бушка ел саен чыршы төбендә урманда ятмый. Хәзер мин аны кызык итәм. /Агулы су белән шешәсен чыгара/. Менә шушы йоклата торган суны салып җибәрсәм “Эх” дигәнче капчык минеке була. Әй башлы да соң үзем, әрәм булып ятам бу урманда.

/Бичура керә/.

Бичура: - Булды бугай, чәйне сала башласаң да була.

/ Мендәргә сөялеп ятып чәй эчәләр/.

Убырлы: - Эй җәнлекләр, сез нәрсә карап торасыз? Безнең күңелне күрмисез?

Бичура: - Эй җәнлекләр, әйдәгез бергә күңел ачып алыйк бер.

/Чыршы тирәли бииләр, җырлыйлар. Убыр белән Бичура җырлый, җырлый йокыга китәләр/.

/Кыш бабай керә/.

Кыш бабай: - Балалар мин капчыкны тапмадым бит әле. /Капчыкны күреп/. - Менә бит минем капчыгым. Ә, менә кемнәр хуҗа булган икән минем капчыгыма! /Кыш бабай ачулы/. – Ыз, - ыз итәрмен, кар тауларын тетәрмен .... Балалар , барыгыз да миңа боларны өреп чыгарырга булышыгыз әле. Очыртып чыгарырга кирәк бу каракларны.
/Балалар өрәләр. Бичура, Убырлы әйләнә-әйләнә мендәрләрен тотып чыгып китәләр/.

Кыш бабай: - Аллага шөкер, күчтәнәчләр үзебезнең кулда, хәзер таратсак та була аларны. /Күчтәнәчләр тарата./ Минем сезгә тагын олы бүләгем бар. Ул – Яңа 2011 ел. Әйдәгез каршы алыйк аны!

1а.б.: Уй-фикергә хаклык төяп
Теләкләргә пакълек төяп
Кил син безгә, Яңа ел!

2а.б.: Яңа яуган ап-ак кар өстеннән,
Йөгерә-йөгерә килә Яңа ел.
Ә иске ел ипи һәм тоз белән
Каршысына чыккан сузып кул.

1а.б.: - Рәхим ит, Яңа ел, хуҗа бул!

/Яңа ел керә. Шигырь сөйли./

/Кыш бабай саубуллаша/.

Кыш бабай: - Хушыгыз, хуш дусларым, күңелле ял итегез. Эстафетаны Яңа 2011 ел улыма калдырам. Ул дәвам иттерер минем эшләремне. Тагын бер кат, бәйрәм – Яңа ел белән барчагызны да!

Кар кызы: - Хушыгыз, хуш дусларым! Күңелле ял итегез. Бер елдан без тагын килербез.

2а.б.: - Сау бул, Кыш бабай! Сау бул, Кар кызы! Хәерле юл сезгә. Рәхмәт изге теләкләрегезгә.

2 концерт номеры

1а.б.: Кадерле балалар, укытучылар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Менә безнең бәйрәм ахырына якынлашты. Сезне барыгызны да тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә саулык-сәламәтлек, тынычлык, муллык, иминлек, бәхет телибез. Күңелләрдән иман нуры, йөзләрдән елмаю китмәсен!

2а.б.: Яңа елдан, яңа юлдан
Нык басып бердәм керик.
Иң изге, саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.

1а.б.: Рәхмәт әйтик чыршыбызга
Матур бәйрәме өчен.
Рәхмәт әйтик кунакларга
Килеп караган өчен.

2а.б.: Бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.
Яңа ел
Уникаль идентификатор: 2312142110
15
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез