БА
Билгесез автор
25 декабрь, 2014 ел

Яңа елны каршылау бәйрәме

Администратор: Хөрмәтле 2015 нче рейска билет алган пассажирлар! Һава торышы начар булу сәбәпле рейс тоткарлана. Авиакомпания Яңа елны сезгә аэропортта каршыларга тәкъдим итә.

Режиссер: ничек инде аэропортта? Мин Голливудта яна фильм төшерәм бит.

Продюсер: Мин танылган продюсер! Миңа Нью- Йоркка очарга кирәк. Минем яңа шоу- группам Яңа ел төнендә телевидениедә чыгыш ясый.

Администратор Хөрмәтле пассажирлар! Кызганычка каршы, бөтен рейслар да тоткарлана. Ә ни өчен соң безгә бәйрәмне кызыклы итеп шушында оештырмаска?

Продюсер: Сез нәрсә? Сез бездән көләсезме? Шаярасызмы?

Администратор: юк, мин шаярмыйм. Пассажирлар күп, теләсәгез дә теләмәсәгез дә, Яңа елны шушында каршыларга туры киләчәк.

Журналист: Иптәшләр! Безнең арада танылган алып баручы да бар бит, ә менә ризалыгын бирер микән ул?

Алып баручы: Менә сиңа мә.... Мин сезнең барыгызны да коткарып калырга тиеш булып чыгам түгелме соң?

Барысы да: Әйе....

А. Б. Хәерле кич, хәерле кич! Хөрмәтле туташлар һәм әфәнделәр! Бер караганда, булай килеп чыгу бик яхшы булды әле, берегезнең дә Яңа елны аэропортта каршылаганы булмагандыр. Шулай бит?Дуслар, әйдәгез күңелсезләнмик әле! Бу кич сезнең күңелләрдә мәңге онытылмас гаҗәеп бер вакыйга булып калырына мин һичшиксез ышанам! Ә хәзер әйдәгез, кәефләребезне күтәреп, бер биеп алыйк әле! Барыгызны да биергә чакырам!

Бию: “Уточки”

А. Б. Сез бик шәп биедегез! Карап- карап торам да, сезнең барыгыздан да бик яхшы биючеләр чыгарга ошаган. Бәлки жыелышып бер танылган бию өйрәнеп алыргадыр? Ә иң мөһиме, барыбыз да бергә!

Бию: ”Ламбада”

А. Б. Аэропортта да без вакытны бик күңелле үткәрә алабыз икән бит! Монда барысы да жыелган: режиссерлар дисеңме, продюсерлар, журналистлар, хәтта татар эстрадасы йолдызлары!

Җыр: ______________________

Администратор: Яңалыклар.

А. Б.
Көн артыннан көннәр үтә,
Гүя еллар йомгак сүтә.
Иске елның матур киче
Саубуллашу кичен көтә.
Килсен Яңа ел, килсен,
Ак бәхетләр алып килсен!
Шул бәхетне барыбызга,
Тигез итеп бүлеп бирсен.

Иптәшләр, менә мин сезгә карап торам да, күзләрем камаша башлый... барыгыз да шундый матур, купшы киенгәнсез, һәрберегезнең үз стиле дисәң дә була=) Әйдәгез әле “Стиляги- шоу” тапшыруы карап үтик! ( 7,8,9,10 класслар) + 11 кл (куяннар)

А. Б. Рәхмәт бик зур итеп барыгыз да! Булдырдыгыз! Ә хәзер әйдәгез лоторея уеннарын башлап җибәрәбез.

Администратор: Внимание!!! Просим спокойствие. Всем оставаться на местах. Томоженный контроль... (Марат , Альмир проверка уздыра, шиклелэр чыршы янына чыгарыла. ????)

А. Б. Игътибар! Танылган музыка продюсерыбыз монда үзенең яңа шоу- группасын төзергә булды. Ә хәзер, әгәр сез каршы булмасагыз, сездән чын йолдызлар ясамакчы була ул. Иптәш продюсер, сүзне сезгә бирәбез.

Продюсер: Мин сезнең арада бик күп таланлы кешеләр күрдем һәм кастинг уздырырга булдым. Группа төзү өчен миңа барабанчы, гитарист, трубачы, пианист һәм, әлбәттә инде, солист кирәк булачак. Әйдәгез башлыйбыз!

1 конкурс “Трубач сайлау”:
Конкурсантларның упкәләрен тикшерергә кирәк булачак. Бәйгедә 4- 5 кеше катнаша. Продюсер кушуы буенча алар музыка астында шарлар кабартырга тиеш. Музыка туктагач, кемнең шары зуррак, шул кеше шоу- группаның трубачы булачак. Аңа труба яки пионер быргысы бирәләр һәм ул сәхнәдә кала. Башкалар кул чабулар астында яисә башка бүләкләр алып сәхнәдән чыгып китәләр.

2 конкурс “Гитарист сайлау”:
Конкурста 4 кеше катнаша. Максатлары: гитаристка охшатып музыка астында биергә. Җиңүчене тамашачылар билгелиләр: кемгә иң нык кул чабулар, ул җиңүче булып таныла. Һәм шоу- группаның гитаристы булачак.

3 конкурс “Пианист сайлау”:
Конкурста 3 кеше катнаша. Конкурсантларның максаты: музыка астында пианистка охшатып уйнау.

4 конкурс “Барабанчы сайлау”:
Бәйгедә 4 кеше катнаша. Музыкага ияреп барабанчы булып уйнап күрсәтергә. Тамашачылар җиңүчене билгели.

5 конкурс “Солист сайлау”:
Әлеге бәйгедә 4- 5 кеше катнаша. Һәрбер катнашучы бер куплет җыр җырлый.

Продюсер: Җиңүчеләр билгеләнде! Таныш булыгыз, яңа шоу- группа “ __________”

А. Б. Дуслар, сез әле генә яңа группа барлыкка килүнең шахитлары булдыгыз. Беренче тапкыр сезнең алда “____________” группасы узенең тәүге җырын башкара. Барыгызны да биергэ чакырабыз.

А. Б. Менә булдырдыгыз! Молодцы! Ә хәзер сүзне 10 класска бирәбез
Администратор: Хөрмәтле пассажирлар! Сез рейсларны торгызу турындагы сорауларыгыз белән мөрәҗәгать итми башладыгыз әле. Күрәм, сезгә монда бик ошый һәм мин беләм, сез безнең Кыш бабайны да күрергә телисез.Әйдәгез, бергәләп Кыш бабай белән Кар кызын чакырыйк.

Кыш бабай:
Яңа елның ишеген ачып керэм
Йөрәктәге илгә булган
Олы мәхәббәт белән
Исәнмесез, минем күз нурларым
Сезне сагынып килдем мин менә
Сезнең кебек гүзәл балаларны
Күргән саен күңел сөенә
Көн буена, бөтен ел буена
Сезнең яннан килми китәсем.
Килә минем сезгә бу дөньяның
Тынычлыгын бүләк итәсем.

Кар кызы:
Исәнмесез, кадерле дуслар!
Яңа ел бәйрәменә,
Әйлән- бәйлән әйләнергә
Бабай белән икәү бергә
Бик сагынып килдек сезгә.

К. б. Яңа ел белән, дуслар!
Яңа шатлыклар белән!

К.к. Яңа ел котлы булсын!
Дөньялар тыныч булсын!

К.б. Һәр бала булсын тырыш!

К.к. Күңелле үтсен тормыш!

А. Б.
Әйдәгез, әйдәгез, кунакларыбыз! Рәхим итегез!
Нинди яңалыклар бар,
Юлда ниләр күрдегез?
Ниләр алып килдегез?
Тизрәк сөйләп бирегез.

К.б.
Капчыгым зур булмаса да
Күп нәрсә алып килдем
Карлы таулар, шугалаклар,
Чыршылар, уенчыклар, чикләвекләр, алмалар, конфетлар алып килдем.

К. к.
Тәңкә- тәңкә карлар яусын.
Бар дөнья тулсын
Безнең көннәр карлар кебек
Ак һәм пакъ булсын.
Алып килдек без чыршының
Иң яшен, яшелен
Чыршы кебек зифа булсын
Минем яшьлегем.

А. Б.
Рәхмәт сезгә Кыш бабай белән Кар кызык, матур теләкләрегез өчен!
Килеп керде Кыш бабай,
Куллары салкын, туңган.
Үзе шаярткан була:
“Йә, кем бии, кем уңган?”
Бии ул безнең белән,
Җырлый да белә икән.
Үзе бик карт булса да,
Бик матур көлә икән.

Ә хәзер әйдәгез, барыбыз да җыелышып чыршы әйләнәсен дә бер биеп алыйк әле. Кыш бабай белән Кар кызын да үзебез белән ияртик.

А. Б. Кыш бабай, бүген безнең аэропортта “ Минута славы” шоу- программасына баручы пассажирларыбыз да бар бит әле. Алар һәрберсе уңганнар, талантлы. Әйдәгез әле аларны баштан без карап үтик. Рәхим итегез, дуслар!(7,8,9,10)

А.б. Булдырдыгыз, рәхмәт бик зур сезгә! Ә хәзер бер уен уйнап алабыз. ( кул күз бәйләп)

А.б.
Яңа ел, яңа ел!
Кошлардай тезелгән 365 көн
Нихәтле нур балкый Кыш бабай йөзендә
Каршылап кул сузмас аңа кем?
Җилпенсен канатын, хыялның татлысы
Елмаеп өр- яңа ел килә.
Еракка- еракка без бергә атлыйсы
Бер бергә үтәсе ел килә.
Без бергә яшәгән, без бергә яшисе
Зур еллар алмаша постларын
Йөрәкнең яшь хисе
Теләкләр әйтешик, дусларым!

Ә хәзер сәхнәгә 8 нче классларны чакырабыз (юм. Номер).

А. Б. Ә хәзер лоторея уеннарын дәвам итәбез

А.б. Җир өстенә бәйрәм иңә,
Ап- ак карлар күктән ява.
Иске елның бик аз гына
Мизгелләре калып бара.
Энҗе- энҗе бөртеккәйләр,
Битебезгә куналар.
Яңа ел белән сезне дип,
Котлап кына торалар.

Чыршы янына 9 нчы классны чакырабыз.

А.б.
Хуш иске ел! Узган юлыңда
Без җырладык бәхет турында.
Сызганып җиңне, бизәдек илне
Кабызган утларың нурында.
Менә уйнап көмеш буранда
Шат Яңа ел килә урамда
Ул көлеп килә, кунакчыл илдә
Яктырып яңа таң атканда.
Яңа ел: Яңа көч белән, бик күп эш белән
Сүнмәс дәрт, батыр йөрәк,
Матур теләк белән
Яшьлек белән, шатлык белән
Яшьнәп күкрәп киләм.

К. б.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Үзең күркәм, рәхим ит түрдән.

А. Б.
Яңа ел килде, Яңа ел
Күңелдә шатлык.
Матур ел булсын диеп
Бергә җыелдык.
Әйдәгез, әйдәгез!
Бергә җырлыйкчы.
Ак кар кулга төшсә әгәр,
Була, ул тамчы.
Һәр ел саен безгә шулай
Яңа ел килсен.
Күңелләрне шатландырып,
Θскә кар сипсен.

К. б.
Яңа елның йолдызлары
Яктырып янсын
Йолдызлар кебек безнең тормыш
Мәңге балкысын( чыршыда ут яндырыла)

А. Б.
Төнге урманны яктырта
Йолдызкайлар, тулган ай
Ап- ак карлы кыш җитте бит-
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай!

Уен ”_________”

К. б.
Ярый, дуслар, бергәләп биедек, көлдек
Җырлар җырлап уйнадык,
Яңа елны да күрдек
Безгә китәргә вакыт
Тормаска кирәк артык
Көтәләрдер башка җирләрдә дә
Без килгәнне зарыгып.

Я. Е.
Кыш бабакай, кыш бабакай
Безнең белән күптән таныш инде син
Ни өчен соң кыш әбине бер дә алып килмисең?
Безгә дигән бүләкләрне ул үзе тутырамы?
Аннары сине озаткач гел өйдә утырамы?
Безнең белән уйнарга,
Уе бардыр аның да
Кыш әбине дә калдырма
Тагын килгән чагыңда.

К. б. Хушыгыз, дусларым! Әйдә, кызым.

А. Б. Ап-ак карлар төшә бүген

Бар табигать өстенә.
Мамык кебек йомшак алар-
Кыш керә үз көченә!

Администратор: Игътибар! Минем сезгә бер сөенечле хәбәр җиткерәсем килә! Һава торышы яхшырган, авиакомпаниябезнең барлык рейслары да торгызылды. Узегезнең билетларыгызны теркәуләрегезне сорыйбыз. Авиакомпания сезнең барыгызга да күңелле сәяхәтләр тели һәм барыгызга да шушындый матур кичә оештырырга булышканыгыз өчен зур рәхмәт әйтә!

А. Б. Иптәшләр, миңа сезнең белән аерылышуы бик кыен. Ләкин шулай да, кайгырмыйк әле, без тагын очрашырбыз әле, Алла боерса! Яңа ел белән сезне!

Күкләрегез һәрчак аяз булсын,
Һәр таң бетмәс шатлык китерсен,
Табыныгыз тулып ташып торсын,
Йөзегез гел янып балкып торсын,
Зур уңышлар сезгә юлдаш булсын,
Тормышыгыз тыныч матур үтсен
Яңа ел
Уникаль идентификатор: 2512142112
10
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез