БА
Билгесез автор
3 февраль, 2015 ел

Буран

Урамда буран котыра,
Ә мин өйдә утырам.
Нишләргә дә белмим инде,
Уйлап башны катырам.

Укысам,укыйсы килми;
Ятам дисәм,ятасы.
Балачакны искә төшереп,
Әллә уйнап аласы...

Интернетка кереп китсәм,
Аннан булмый шул чыгып.
Шуңа күрә анда кермим,
Утырам әле тынып.

Бураны бигрәк көчле шул,
Дөньяларны очырта.
Урамга чыксан сине дә,
Очыртам диеп тора.

Дөньяны кар баса инде,
Ничек көрисе булыр.
Капканы да ачып булмас,
Ничек йөрисе булыр.

Ярый, бер тынар әле ул,
Гел котырынып тормас.
Буран бетсә, миндә чыгып
Кар көрәрмен, тик тормам.
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 0302152116
45
0
525
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез