БА
Билгесез автор
23 май, 2015 ел
..Ерак китмә..
синсез көзнең
үзәгемә үтә җилләре.
Яфрак түгел,
сагыш каплый
яшем тамган юеш җирләрне..

..Синсез итмә..
синсез җәйнең
тәмли алмам өзеп җиләген.
Эссе җәйдә
өшермендер
җылытмаса синең йөрәгең.

..Кышлар буе
калтырармын,
утлар тапмам учак алдында.
Ап-ак карның
ямен күрмәм
яшәмәсәң әгәр җанымда.

..язлар язмы..
..гөлләр азмы..
..хисләр назмы..
..дөнья тармы..
..яшәү бармы
син югында..
(Лилия Рэ)
Сагыну
Уникаль идентификатор: 2205152130
10
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез