"Китмә!" дидем...
Юк, әйтмәдем,
Мин үтенеп синнән сорадым.
Ә син...
Ишетмәгән булып борылдың да,
Кай яккадыр китеп югалдың...

Эссе көннең кызган асфальтына
Эре-эре яшьләр тамдылар.
Безнең хисләр нәкъ тә синең кебек
Булмагандай юкка чыктылар.

Алга таба китеп бардың яннан,
Карамадың хәтта борылып.
Синең арттан бармакчы идем дә,
Тик туктатты мине горурлык.

Минем яннан күпме кеше үтте,
Ә мин сине күзләп озаттым.
"Кире кайтыр, әллә кая китмәс",- диеп
Мин үземне шулчак юаттым.

Искә төште барлык мизгелләр дә:
Бәхетлесе һәм дә түгеле.
Синең китү айкап һәм актарып
Үтте минем барлык күңелне.

Вакыт үтте бераз...

Уйламаган чакта,
Без кабаттан ялгыш очраштык.
Үзебез дә сизми калдык бугай,
Тиз-тиз генә караш ташлаштык.

*******
Аңлыйм хәзер:
Нигә кирәк соң ул,
Синең салкын карашлар?
Хисләр бездә булмаганнар,
Булган бары ялгышлар...

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста