МА
Марат Аббясов
24 март, 2023 ел

Халкыбызның яшәве турында

Ул интернетта утыра көне-төне,
Фәлән үлгән, фәлән туган дип укый постларны,
Калдыра иң гади, инде күп чәйнәлгән коммент -
Кайгысын уртаклашам, котлыйм... дип яза гадәтләнеп.

Әлбәттә, ничек мактамаска туганымны,
Бу бит туган, аның турында белергә тиеш һәрбер кеше.
Язсыннар пост астына иң яхшы фикерләрне,
Ә мин рәхмәт биреп куанырмын инде, билгеле.

Азгынлык түгелме бу? Юк нинди азгынлык,
Бу мәңге яшәешкә кергән модалылык.
Мораль ярдәм күрсәтү, белдерү ихлас хисләрне,
Кешегә бик мөһим бит аның өчен кайгыртулары.

Шулайдыр һаман эшли безнең шәпский ТВ,
Бөтен галәмгә тикшерә якынлыкларны "ДНК НА НТВ".
Иң дөрес хәбәрләр белдерә шул сөйләшүче тартма,
Нинди канал ачмасам да - илебез яхшы, башкалар дошман булып кала.

Ә балаларны нидә кызыксындырмый инде,
Аларда бар телефон - эчендә уеннар, блогерлар дөньясы.
Күбесе белми хәтта туган телен, нәсел агачын,
Сәлам сүзен дә әйтә алмыйлар, кирәксез бу әти-әниләре өчен.

Да, шулай торабыз, шундый көнкүреш,
Тулаем алганда, яшибез яхшы, сугышсыз-талашсыз.
Самый главный күренә канәгать йөзләребез,
Ә калганнары барыбер, калсын шулай ук, үзгәрешсез.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2403232155
6
1
Фикерләр (1)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
AC
Angry Cat
26 март, 2023 ел
Хәзерге тормышның төгәл тасвирламасы!
2
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез