РШ
Рөстәм Шакир
6 май, 2023 ел

Качам синнән

Синнән качам дөнья буйлап,
Биек биналар арасында.
Мине эзләп тапма әле,
Мин качамын мәңгегә.

Дөнья читләренә барып,
Югалам мин шунда, эзләмә.
Эзләп таба калсаң мине,
Зинһар миңа эндәшмә.

Вакытыңны сарыф итеп,
Йөрмә минем артымнан.
Калдыр мине тынычлыкта,
Зинһар мине эзләмә!
Уникаль идентификатор: 0505232161
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез