РШ
Рөстәм Шакир
13 июнь, 2023 ел

Катык

Тәмле катык ашыйм диеп,
Кайттым әле авылга.
Эссе җәйдә, шәхәрдә,
Калмыйм әле калада.

Авылыма кайту белән,
Әбием каршы ала.
Тәмле катык көтеп тора,
Эссе җәй, айларында.

Әбиемнен катыгы,
Иң тәмлесе бу җирдә.
Хәркем аны ярата,
Бик тәмле булган дия.

Ул катыкнын, хуш исләре,
Анкып тора бар өйгә.
Шул исләрне, сулау гына,
Ни тора шул мизгелдә.

Эссе җәйдә, катык ашап,
Чыгып китәм урамга.
Эсселәнеп, хәлем бетеп,
Керәм өйгә, катыкка.

Әби җаным каршы ала,
Катык аша, улым дип.
Бүлеп бирә тәлинкәгә,
Салкын катык, тутырып.
Җәй көне
Уникаль идентификатор: 1306232164
5
1
Фикерләр (1)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
РШ
Рөстәм Шакир
13 июнь, 2023 ел
Бу шигырьне язу, интернет челтәрендәге бер язма этәрде. Бу шигырьне укып, эссе җәй көннәрендә, салкын катык ашаган кебек булырсыз, бәлкем, балачагыгызны да искә төшереп, ничек әби-бабаларыгыз янына җәй айларында, эссе шәһәрдән, тыныч авыл тормышына кайтканны искә төшерерсез. Бәлкем әле хәзер дә җәй көнендә авылга кайтасыздыр!?
3
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез