МА
Марат Аббясов
9 сентябрь, 2023 ел

Кеше күзлеге

Һәрбер кешенең бар үз күзлеге,
Һәрбер күзлекнең - үз пыяласы,
Кайсыдыр якты, кайсыдыр караңгы,
Шуннан чыга әдәмнең дөньяга карашы.

Берсе начар күрә башка фәләнне,
Эчендә нәфрәт, көнчелек уяна хисе.
Шуңа күрә дә эшләми аның башы,
Күзлек пыяласы инде була зарарлы.

Гыйбадәтең дөрес түгел, ди икенчесе,
Син көферлекнең чигенә җиттең инде.
Белми дин мәзһәбләрен шул надан кеше,
Аның күзлек пыяласы бөтенләй каралды.

Ә өченчесе үз күзлеген салып бакты,
Гади Алла мәхлугына төште дәрәҗәсе.
Кинәт үзгәрде аның яшәүнең мәгънәсе,
Тәңрегә таянып кына яши башлады.

Шулай итеп, кешеләр була төрле,
Күңелләре да кемнең саф, кемнең керле.
Адашуга итә нәфесләргә салышулары,
Тышкы ягын күрсәтү өчен ярышулары.
Уникаль идентификатор: 0809232180
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез