АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
14 февраль, 2024 ел

Беразга киткән чагымда

***
Яннарыңда булмасам да
Сакла кулым җылысын,
Күрешәсе мизгелләргә
Күңелкәең ышансын.

Мөлдерәмә күзләреңә,
Тутырып бер карасам.
Ерак юлларда йөргәндә
Беркайчан да адашмам.

Беразга киткән чагымда
Ишекләрне бикләмә,
Болай да авыр тормышка
Саллы йозаклар элмә.

Тиз арада мин кайтырмын
Эзләрем дә суынмас,
Кулларыңдагы җылымны
Вакыт җиле туздырмас.
10.02.2024
Аерылышу
Уникаль идентификатор: 1402242207
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез