АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
14 февраль, 2024 ел

Бер өметле

***
Тоташ болыт күкне кочып,
Сиңа дәшә, сүзсез тартып.
Күкләр ярылып сыкранган
Кап-караңгы бер төндә,
Билгесезлеккә керүче,
Соңгы өметен өзә.

Тәрәзәгә яфрак иңгән,
Гүя кемнедер ул көткән.
Күңелләрдә шундый халәт:
Эчтән нидер тырналый,
Ә өзгәләнгән чакларда
Болытлар илә елый.

Бу яфракта хат-хәбәрме,
Көткәннәргә ирешкәнме?
Һәр көн саен бер өметле
Зиһен артуын сорап,
Җан асраган түрәләргә
Догасын укый атап.

Туфан кубып, хәбәр кайтыр,
Тантаналы оран салыр.
Ялгыз түгел син догаңда
Ай тиздән яктыртачак,
һәм йолдызлар бар җиһанда
Нурларын балкытачак.
7.02.2024
Очрашу
Уникаль идентификатор: 1402242209
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез