АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
14 февраль, 2024 ел

Яңа каләм

***
Ел башыннан яңа каләм
Хәстәрләп куйды күңел,
Тапланмаган ак дәфтәргә
Бозып язасы түгел.

Туган ягыма карата
Әйтеләсе сүзләрем.
Каплана гына күрмәсен
Күңелемнең күзләре.

Аллаһ кушса, язам әле,
Илһам янда булганда.
Чәчәк атсын хыял гөлем
Агыйдел буйларында.
15.01.2024
Язучылар көне
Уникаль идентификатор: 1402242211
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез