АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
14 февраль, 2024 ел

Гыйнвар

***
Ел башлана гыйнвардан,
Карасак календарьдан.
Гыйнвар бит ул кыш ае,
Карлар яусын көн саен!

Кар өеме - ул шатлык,
Ул бәрәкәт, ул муллык.
Бала-чага уйнасын,
Йөзләре алсулансын!
14.01.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1402242214
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез