АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
14 февраль, 2024 ел

Үрелсен яшьлек гөлләре

Күрсәң бу чибәркәйләрне
Ямьле яз иртәсендә
Җилкенәдер йөрәкләрең
Кыраулы күңелеңдә.

Дымланып, бәлки күзләрең
Бераз яшьләнеп алыр,
Искә төшеп, яшь чакларың
Кояш ныгырак балкыр.

Язның чәчәкле исләре
Тузгыган чәчләрендә,
Үрелсен яшьлек гөлләре
Аяз күк йөзләрендә.
13.01.2024
Яшьләр көне
Уникаль идентификатор: 1402242216
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез