Голбакчалы матур ихатада
Туктап калды затлы машина,
Тоште эби ап-ак яулыкларын
Моселманча ябып башына.

Эби калды, затлы бу машина
Тузан чоеп кире кузгалды.
Улы бит ул, шуна машинанын,
Бик кадерле хэтта тузаны.

Ике улын ялгыз устерде ул,
Утызгада житми тол калып.
Балаларым диеп яшэде ул,
Узды гомер эшлэп, гел чабып.

Башкалардан ким-хур булмасын дип,
Тузде барга, булды сабырлы.
Исэнлеге китте, кайгырмады,
Ике улын итте фатирлы.

Куп укытты, кеше ясар очен
Балалары инде турэлэр,
Монда гына тугел, еракларда
Ике улын яхшы белэлэр.

Ул шуларны уйлап озак торды,
Э кузлэре юллар чатында.
Тагын кайчан гына килер уллар,
Ул бит хэзер... картлар йортында.

Анлый алмый ник уллары ана
Узлэрендэ почмак тапмады?..
Монда китергэнче, нигэ алар
Аналарын терэп атмады?!

Сирэк кенэ, менэ бугенгедэй
Узлэренэ алып китэлэр,
Озак тотмый, тон кундырмый гына,
Кире шушы йортка илтэлэр.

Голбакчалы йортнын ишеклэрен
Эби ачты, эйтеп догасын
Минем кебек ачы язмышлардан
Башкаларны ходай сакласын,
Башкаларга ходай язмасын!

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста