Нинди юмарт бездәге кыш —
Бәрәкәтле болыты,
Яз айларын күпме сыйлап
Майга өлеш калдырды.
Һәвәскәр бакчачыларга
Сезон ачылмый тора.
Җиргә әле дә кул тыкмый
Тик кенә ятып кара?!
Күчмә кошлар, сөендереп,
Кайтып бала чыгарды.
Сөрелмәгән җир өстеннән
Бөҗәк чүпләп карады.
Җилләп тора менә көне,
Бәлки тагын кар явыр?
Нәрсә диеп фаразласам
Дөрес якка авышыр?..
Һәй бу суык, вазифасын
Чиктән ашып үтәде.
Чәчәкләр таҗын ачса да
Көннәр бары сүрелде.
Күбәләкләр өшегәннәр,
Киемнәре җиңелчә.
Бар кортлары күренмиләр,
Өйләрендә чәй эчә.
Бакча эшләрен бу елны
Кичектереп торасы.
Үзебез бик шәп булсак та,
Көйсез һава торышы.
13.05.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез