Уртак бәйрәмгә җыелдык
Бу матур көндә.
Көләч йөзле кояш карый,
Елмаеп безгә.
Дуслар тартыла бирегә,
Бик таныш көйгә.
Бәйрәм мизгеле үрелә
Күңел түренә.
Тирә-якларга сарылган
Бәйрәм нәкышы,
Бүген һәркемгә кагылган
Сәгадәт кошы.
Күңел кылларын тирбәткән
Кыңгырау чыңлый,
Барчагызны бәйрәм белән
Тәбрикләп котлыйм!
14.05.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез