Шикәрем син, балым син.
Яшьли сөйгән ярым син.
Әлдә син бар бәхетемә
Шуңа сөенеп яшим мин.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт җаным,
Авыр сүзләр бер дә әйтмәдең.
Гомер буе мине хөрмәт итеп,
Яратып һәм сөеп яшәдең.

Син булганга яннарымда
Авырлыклар бер дә күрмәдем
Тату, матур яшәгәнгә
Гомер узганын да сизмәдем.

Гомерләр бит бик кыска
Һәр минуты аның кадерле,
Бер-беребезне сөеп, яратып
Яшик шулай калган гомерне.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста