Җәен эссе челләдә,
Су Анасын күзләргә,
Тәвәккәлләп барып җиттем
Әкияти җирләргә.
Беләм инде, күлдә өй,
Кайда какты икән чөй?
Күл янындагы басмасын
Оста куллар салган, ди.
Әкияти хозурлык,
Күл буе камыш, таллык.
Оча черки, кигәвен,
Энә карагы тагын.
Өйдә калган кармагым,
Капмый инде балыгым.
Су Анасын күрер идем,
Эндәшергә базмадым.
Минем сүзне аңлармы,
Сөйләм теле татармы?
Телефонымны калдырсам,
СМСка язармы?
Нишләп йөрсен ул өстә,
Мондый эссе челләдә;
Күл төбендә ял итәдер
Газиз туган өендә.
Мин дә кайттым өемә,
Үз көемне көйләргә.
Иртә белән урманга —
Шүрәлене табарга.
20.07.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез