Җир йөзендә һәркемгә дә
Тигән өлеш - язмыш бар,
Бәрәкәт белән кулланыйк,
Насыйп байлыкны, дуслар.
Барыбыз да бу тормышта
Сәхнәдәге персонаж:
Авыз ерып, елмаерга
Килешеп торсын типаж.
Хәят дигән сценарийда
Язылганнар чиратка;
Аяк чалып екмасыннар
Сүз әйтәсе вакытта.
Бар насыйпка шөкер итеп,
Барып тиешле юлдан,
Безнең сүзләр кабатлансын
Гыйбарә итеп арттан.
Бәхет дигән төшенчә дә
Күп төрле дә, мең кырлы.
Кемгә кояш нуры якын,
Кемгәдер сәхнә уты.
Сценарийны ошатмыйча,
Бүселеп утырмабыз,
Афәриннәр алкышлатып
Сәхнәләрне тотарбыз!
24.07.2024
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез