Сары төскә кергән агачларның,
Яфраклары җиргә коела.
Алтын сукмак буйлап минем янга,
Син килерсең кебек тоела.
Килерсеңдә каршы син елмаеп,
Таратырсың кебек сагышны,
Эретерсең җылы нурлар белән,
Йөрәктәге карлы бозларны.
Шыбыр-шыбыр көзге яңгыр елый,
Сары сагышларга батып, тын гына.
Сөюләргә төренеп сак-сак атлап,
Килерсең күк минем яныма.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез