РШ
Рөстәм Шакир
6 октябрь, 2024 ел

Бердәмлектә көч

Бердәмлек көне килә,
Йөрәкләрдә ут яна.
Туган телдә, бергә җырлап,
Тынычлыкка юл сала.

Тарих безне берләштергән,
Бер тамырдан җирдә без.
Татар, урыс, башка халык —
Дуслык белән гел бергәбез.

Тынычлык һәм бердәмлектә
Көчле була илебез.
Кайда булсак, туган җирне
Яратырга тиеш без!

Бәйрәм бүген — халык көне,
Бердәмлекнең зур көче.
Киләчәккә юл салабыз,
Бердәмлектә бәхет тулы!
Бердәмлек көне
Уникаль идентификатор: 0610242377
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез