АГ
Алсу Галеева(Сафина)
10 октябрь, 2024 ел

Көзге буяулар

Пошаманга салгандай көз
Бәрхет җәйде көннәргә.
Никтер күчәрем оеды,
Ял сорады каләм дә.
Күпме даһи тирә-якта,
Мин генәме алама?
Көяз шагыйрьләргә сәлам!
Илһам, килче, миңа да!!!
***
Җәйнең итәге бик озын булган,
Җылы көннәрен көзгә калдырган.
Хәлбуки көз дә, алай тик тормый,
Яфрак коешлы ул инде уйный.
***
Күрче бу әрсез Кояшны
Гел җәйгечә кыздыра.
Сыйныфның түренә үтеп
Миннән көлеп утыра.
Алсу Галеева 13.09.2024
Уникаль идентификатор: 1010242388
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез