РШ
Рөстәм Шакир
12 октябрь, 2024 ел

Өметсез юллар, өметле йөрәк

Дөнья кайда бара, белмим,
Яктылык юк, караңгы тирә.
Байлык артыннан куып һәркем,
Йөрәкләрдә кала буш хатирә.

Җаннар суынып, җылылык юк,
Җирдә кеше – ялгыз юлчы.
Дуслар бетә, үз файдасын күзли,
Дөреслеккә кем соң юлчы?

Тынычлык юк, сугыш җилләре,
Халыкларда калган сабыр аз.
Кайчан туктар бу юл, кем белер,
Табылырмы соң андый җавап?

Тик барыбер өмет үсәчәк,
Җирдә тынлык, җылы кайтыр,
Кешелеклек һаман калыр дип,
Яшибез бит, йөрәк янар.
Фәлсәфи
Уникаль идентификатор: 1210242390
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез