РШ
Рөстәм Шакир
27 октябрь, 2024 ел

Көз баласы

Көзге яфрак кебек очып,
Син дә тудың бу дөньяга.
Сары нурлар, салкын таңнар
Сафлык бирде йөрәккә.

Көзнең алтын төсе синдә,
Синдә — тыныч, сабырлык.
Яңгырлы төн, җилле иртә —
Сиңа якын һәр вакыт.

Җилләр коча сине назлап,
Яфрак ява күкләрдән.
Көздә туганнарга табигать
Бирә сөю һәр яктан.

Бәхетле бул, көзнең баласы,
Сафлык сакла, көч тупла.
Синең йөрәк көздәй тыныч,
Һәрбер көнгә җылылык саласың.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2710242411
3
0
20
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез