Гомер йомгагымны сүтә-сүтә,
Үз көземә кереп барамын.
Үткәннәргә кагылмыйча гына,
Йомгагымнан сукмак саламын.
Шул сумаклар буйлап атлаганда
Күпме сынау аша үтелген.
Тормышымның тузаннарын йота-йота,
Алга карап күпме барырмын?
Язларымның, көзләремнең яктылыгын күрдем,
Җәйем белән кышым бирде җылысын.
Алларымда гел сузылып ятсын минем,
Бәхетемә илткән сукмагым!
Фарбуза Агадуллина (Ахтариева)
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез