АГ
Алсу Галеева(Сафина)
24 февраль, 2025 ел

Акыл сату

Тиеш заман күптән үтте,
Ишек шакып керү бетте,
Кемнәрнеңдер корты бии —
Өскә чөеп йөртү тими!

Билгеле ки, адәм заты
Басып тормый җирдә каты.
Шулай булган һәм булачак,
Диваналар акыл сатты.

Сүлпән искән тонык җил дә
Бер зыянсыз гомер итә,
Үз ишен очратса мәгәр
Көт тә тор давыл эләгәр.

Кайсы яктан карасаң да
Һәркем тигез һәм дә хаклы.
Киресенчә күзалларга
Тулы акыл җитми бары.
31.01.2025
Алсу Галеева
Уникаль идентификатор: 2402252456
5
0
44
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез