РФ
Рашид Фәттәх
16 июнь, 2025 ел

Куркыныч челтәр

Хәзер куркыныч Челтәргә
Бер нәрсә җибәрергә.
Чөнки, кайбересе урлый
Җибәргәнне үзенә.

Җибәрдең матур сурәтне,
Ул берсенә ошады.
Шуннан, бу хәйләкәр карак
Сурәтеңне урлады.

Ничек? Үз исем астында
Рәсемеңне бастырды.
Берничә көн элек булган
Датаны шунда куйды.

Бу синең сурәт булганын
Ничек соң избатларга?
Хокук сакчысына әләк
Бу каракка язарга?

Сак булыгыз, берәр нәрсә
Бастырганда Челтәрдә.
Чөнки карак, көнләшүче
Анда хәзер бигрәк тә.
Уникаль идентификатор: 1606252495
4
0
45
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез