РФ
Рашид Фәттәх
20 июнь, 2025 ел

Тимер йөрәк

Хәзерге дөньяда җиңел итеп
Үтәр өчен һәрбер сынауны,
Кешегә кирәк алырга тимер
Йөрәкне һәм тимер нерваны.

Чөнки, әгәр йөрәк җылы булса,
Ә нервасы – чыбык шикелле,
Ул сынау басыма түзә алмас,
Һәм кыскартыр каты гомерне.

Бер соравым гына миндә тора,
Нинди җирдә, нинди базарда
Шундый төсле ныклы һәм чыдамлы
Йөрәк, нерваларны саталар?
Уникаль идентификатор: 2006252501
1
0
14
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез