“Балам, нишләп безнең мәче
Шулкадәр зәгыйфь бүген?
Син анарга нинди ризык
Кичәге көндә бирдең?”
“Кичә бигрәк тәмсез ашны
Миңа куштың ашарга.
Ә ризыкны һич ярамый
Чүплекләргә ташларга.
Менә. Шулпасын ашадым,
Кишерне, бәрәңгене.
Ә калган тәмсез гөмбәне
Мәчегә инде бирдем”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез