Бервакыт, көзнең салкын урамнан
Үз эшләрем белән йөгердем.
Кинәт, ялгыш кына үз букчамны
Дымлы көзге җиргә төшердем.
Аның әйберне җыя башлагач,
Мин ишеттем татар сөйләмне.
Әйе, татар, мин аера беләм
Башка телдән аның сүзләрне.
Борылам, карыйм тавыш ягына,
Күзләремә көчкә ышанам:
Түбәтәйне кигән әти, бала
Урам буйлап бергә баралар.
Матур итеп татарча сөйләшеп,
Алга карап, алар уздылар.
Минем соңгы өметне кабызып,
Татар эзен юлда сыздылар...
Бервакыт, урам буйлап барганда,
Үз эшләрем белән йөгердем.
Түбәтәй белән малайны күргәч,
Яшьлегемне искә төшердем...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез