Кеше эшләргә тотыныр өчен,
Кирәк берәр нинди сәбәпләр.
Чөнки, нәкъ алар аркасында ул
Кабына һәм башлый эшләргә.
Бишлек капчыгы төшкәннән тагын
Укыр өчен яхшы яңадан,
Укытучы тиеш көндәлеккә
Икелеләр аңа куярга.
Юлдагы чокырны ямар өчен,
Анда тиеш кемдер төшәргә.
Һәм аяк ватырга – шуннан гына
Бу чокырдан юлны эшләләр.
Шалтраткычта күп утырмас өчен,
Бала тиеш күзне бозарга.
Шуннан гына ата-ана аңлар
Шалтраткычны алып куярга...
Кешегә берничә сәбәп кирәк,
Ул тотыныр өчен эшләргә...
Ә күп сәбәпләр, җыелган саен
Корбаннарга инде әйләнә...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез