Ир кешеләр, әгәр җыенасыз
Өйләнергә матур кызчыкка,
Теркәп куям, нинди нәрсәләргә
Кирәк сезгә әзер булырга.
Беренче. Кычкырышлы хатынга,
Вак нәрсәгә кем күп зарланыр.
Сез эшләгән йөз процент акчаны
Кыйбат туңнар алып, таратыр.
Икенче. Һәркөн сораштыруга,
Имеш: “кайда төнлә йөргәнсең?
Тагын синнән начар исләр килә,
Кемнәр белән, нәрсә эчкәнсең?”
Һәм өченче. Көнче хатын-кызга
Кем бәйләнер һәрбер карашка.
Ярамас хәтта туганнарыңа
Озын вакыт күзгә карарга.
Нәрсә, ир кешеләр, телисезме
Өйләнергә? Мин һич теләмим.
Чөнки, егетләрнең, өйләнгәндә,
Тормыш таудан сыман тәгәри.
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез