“Фани, сөйләп бир, кичәге
Көнне ничек үткәрдең?
Уйлыйм, бер тәүлек эчендә
Бигрәк күп эш эшләдең?
Бакчабызда чүп утадың,
Су коедан китердең?
Эшкә урнашып, гаиләгә
Әзрәк акча китердең?”
“Дөрес әйтәсең, әнием,
Көнем үтте файдага.
Уяндым, тордым, ашадым,
Һәм ятканмын йокларга”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез