Соңгы вакытта минем кыз
Үзен сәеррәк тота.
Баз янына кичен килә
Һәм дога укып тора.
Шуннан соң, авыр әйберне
Куя капкыч өстенә.
Куйгач, үзенең бүлмәгә
Зур тизлектә йөгерә.
Мин базны да тикшергәнмен,
Анда беркем булмады.
“Кемнән алай ябыласың?” –
Көлеп, кыздан сорадым.
Ул бернәрсә дә әйтмәде
Үзенә китеп барды.
Мин беренче катта бүген
Утырырга уйладым.
Ишеткәнмен, ничек кемдер
Баз капкачын тырнады...
Берәр шайтанга охшашлы
Тавышларны чыгарды...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез