“Рүзәл, син шундый тәкатьле,
Шундый мөлаем егет!
Күршебезнең кызчыгына
Күтәргәнсең кәефне!”
“Син Әйшә турында?” – “Әйе!
Бүген анарга яздың.
Вакыт табып, озак итеп
Бер сәгать аралаштың!”
“Әйе, язылыштым, әни,
Тик сәбәбе башкада.
Мин шулай, чынлап әйткәндә,
Язмас идем анарга.
Дусларым, иптәшләрем дә
Барысы да эшләрдә...
Күңелне күтәрер өчен,
Мин язганмын Әйшәгә”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез