Урамда тирән төн иде,
Сәгатьләрдә – унике.
Мин инде йокларга яттым,
Өйдә утны сүндердем.
Кинәт, тавышны ишеттем,
Имеш кемдер тиз менде
Икенче катыбызга һәм
Минем бүлмәмә керде.
Шунардан соң басып торды
Минем крават янында.
Аннары минем бүлмәмнән
Югалырга ашыккан.
Иртән әти-әнидән: “Сез
Ник мендегез?” – сорадым.
Алар: “без төнлә менмәдек,
Тыныч кына йокладык”
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез