Уйлыйм, ир кеше, гашыйк булганда,
Шаша, ахры, бөтен башына.
Әллә нинди дөрессез теләкләр
Кереп китә аның акылга...
Үз “күгәрченгә” йөзләгән меңгә
Алып тора кыйбат бүләкне.
Машинаны, йортны, фатирларны,
Балдакларны, гүзәл чәчәкне...
Әле бит билгеле түгел, нәрсә
Булыр аның мөнәсәбәттә.
Уйлар гашыйк аның белән бергә
Яшәргә, я ташлап китәргә.
Ә бу акчаларны ярый иде
Берәр яхшы эшкә бирергә!
Мәсәлән, чиркәүне я мәчетне,
Шәп сыйфатлы юлны төзүгә!
Һәм бу әле бер генә кимчелек,
Нәрсә гашыйк булу тудыра.
Хатын белән егет арасында
Хөрмәт хисе тиеш булырга!
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез