БА
Билгесез автор
4 март, 2011 ел
Янган учак кебек дөрләп торсын,
Мәхәббәт- ул йөрәк яктысы!
Ярың булса, үзеңнеке булсын,
Кирәк түгел ярым яртысы.
Кайгы- сагышларны бирсен сөю,
Үземнеке булгач түзәрмен.
Яшәү мәхәббәтен дәрьям итеп
Сагыш диңгезендә йөзәрмен.
Сөю бәхет булгач гомерлеккә,
Ул бербөтен булсын-түгәрәк.
Нигә бәхет итеп санарга соң,
Булса бары очар күбәләк?
Сагыш ташкыннары күммәс мине,
Йөрәгемдә сөю булганда!
Ярга кага- кага агармын да,
Бер туктармын давыл тынганда.
Йөрәк йөрәкмени, ахыргача,
Мәхәббәтен яклап янмаса?!
Югалырмын мин дә, әгәр,
Изге мәхәббәтем алдаса.
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 04031126
2
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез