Инде сизәм, ничек минем җаным
Күпкә күбрәк хәзер тайпыла...
Ә фәрештәм авыр киләчәктән
Яшерергә мине омтыла...
Инде сизәм, тормышым өстендә
Кара төсле болыт җыела...
Анардан, туктамыйча, яварга
Сынау белән яңгыр җыена...
Инде сизәм, артык күп калмады
Иске уйлавыма яшәргә...
Сизәм, озакламый туры килер
Бөтен хыялларны өзәргә...
Инде сизәм, ничек мин яшәдем,
Хаталарны ясап һәркөнне...
Сизәм, ничек тиздән шуның өчен
Күз яшь түгеп, җавап бирермен...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез