РФ
Рашид Фәттәх
9 июль, 2025 ел

Ничек җәл...

Ничек җәл хәзерге әбиләрне,
Бабайларны, олы яшьләрне.
Чөнки, инде күптәннән аларның
Тормышларда начар эшләре.

Мескеннәр җимерелгән, я иске
Фатирларда гомер күрәләр.
Аларга күп ел хезмәткә бик аз
Яшәү өчен акча бирәләр.

Яшүсмерләр дә күбесе хәзер
Бер дә хөрмәт итми аларны.
Кайберләре сүгә, аяк чала,
Ташлый, арттан узып, ташларны...

Әбиләрнең, күп олы яшьләрнең,
Бабайларның начар эшләре...
Ничек аларны җәллим... Мескеннәр...
Бирсен Ходай сезгә ярдәмне!
Уникаль идентификатор: 0907252638
2
0
8
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез