Нәрсә татар теле белән булыр
Киләчәктә? Куркам уйларга.
Әгәр туган телнең дәресләре
Мәктәпләрдә бары азая?
Әгәрдә балалар татар телдә
Сөйләшәләр сирәк авылда?
Һәм югары уку йортларында
Белем башка телдә алына?
Әгәр татар телгә яңа сүзләр
Берничек тә кабул ителми?
Укытучыларга, галимнәргә
Акча артык күпләп бирелми?
Юк, мин берсенә дә каршы чыкмыйм,
Тәнкыйтьләмим, башны күтәрмим.
Әмма, шул ук вакытта, күрергә
Үлгән татар телне теләмим!
Кадерле ата-аналар, зинһар,
Мизгел игътибарлык сүземә!
Балачактан балаларыгызны
Өйрәтегез татар теленә!
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез