Кайбересе әйтә, имеш бәхет
Беркайчан да булмый акчада:
Имеш, “Бай булсаң, тормыш теләмәс
Чын бәхетне сиңа ачарга”
Иптәшләр, ачыгыз күзегезне,
Бөтен нәрсә тора акчадан!
Киенү, юыну, йоклау, яшәү,
Ничек иртән, кичен ашарга!
Әгәр акча булмаса кешедә,
Димәк, начар яшәр дөньяда...
Ә сез әле һаман да әйтәсез,
Имеш, бәхет һич юк акчада...
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез