РФ
Рашид Фәттәх
16 июль, 2025 ел

Барысына кыен...

Ник, әгәр берсе начарлык эшләр,
Барысына кыен? Аңлатам.
Әмма, башта, бер нәрсәне әйтәм:
Тәмәкене тарту – ул начар.

Алыйк бер дүртпочмаклы мәйданны,
Кайда унбиш кеше басалар.
Алардан тугызы тыныч тора,
Калган тәмәкене тарталар.

Төтеннәре, әкрен чыга-чыга,
Биләп ала бөтен мәйданны.
Һәм, тартмаган кеше өчен калган
Йотып ала чиста һаваны.

Шулай ук чынбар тормышыбызда –
Әгәр берсе эшләр начарны,
Аның аркасында гаепсезләр
Озын вакыт чигә җәфаны.


P.S. Ничек дөрес, җәфа күрә яки җәфа чигә? Белмисезме?
Уникаль идентификатор: 1607252684
3
0
32
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез